
Алмазия Гатина " Ятим баланың күз яшьләре рәнҗеш булып төште"
Аларга ятим баланың күз яшьләре рәнҗеш булып төште. Әбисе исән була әле ул вакытта Разиянең. Бу хәлләрне белеп, ул ерак авылда яшәүче мари карчыгына чыгып китә. — Кызыңның кызы ятим балага җанында урын тапмаган, — ди теге фал ачучы карчык. Һәм әллә ничә төрле үлән салынган җитен букча биреп җибәрә. Шушы үләннәрне төнәтеп, яңа туган сабыйны коендырырга куша. Бер ел дәвамында мари карчыгы нәрсә кушса шуны эшлиләр Сафа белән Разия. Балада алга китеш сизелә башлый. Бәхетләренә Гүзәл һаман балалар йортында була. Бөтен кәгазьләрне тәртипкә китереп, кызчыкны яңа фатирга алып кайталар. — Кызым, гафу ит мине, — ди Разия, Гүзәл аны: «әни, мине беркайчан да калдырып китмәссеңме?» — дип кочаклап алгач. «Син минем иң яраткан кызым булачаксың. Җанымда синең өчен һәрвакыт урын булачак».
158
0