Айшанур.  Сабырлыкны салып күңелемә.

Айшанур. Сабырлыкны салып күңелемә.

Зарланырга бер дә яратмыйм мин, Һәрнәрсәнең күрәм уң ягын. Кайвакытта күңел тулган чакта, Ярдәм итә миңа уйларым. Булганына шөкер итә беләм, Тәм табамын һәрбер эшемнән. Киләчәккә горур гына атлыйм Бәхет эзлим һәрбер мизгелдән. Һәрнәрсәне яхшылыкка юрыйм, Димәк шулай кирәк булган ул. Һәр сынауны үтәргә тырышам, Чөнки Ходай биргән язмыш ул. Кулларыма алып түземлекне, Сабырлыкны салып күңелемә, Миңа язган юлдан атлап барам, Күңел түрендәге бәхетемә.

Тэглар:

144

0