Тургай

Тургай

Малайларны җыр канатлары күтәрә, алар табаннарының җиргә басканын да тоймыйлар. Шундый рәхәт, дөнья шундый якты, моны аңлатып бетерү мөмкин түгел иде. Алар шушы җырның өзелмәс моңы кебек, берсе икенчесенең дәвамы, аларны аерып алу мөмкин түгел иде. Аларга бу дөнья тулаем буйсынган, бу җир, бу күк йөзе, бу кояш аларныкы, аларга башка берни дә кирәкми иде. Алар кеше гомерендә бик аз гына була торган бәхетле мизгелләрнең иң татлысын кичерәләр иде. Аларның гөнаһсыз сабыйлыктан балачакка атлаган мәлдәге иң гүзәл көне иде. Бу көн аларның күңелләрен һәрчак җылытачак, хәтерләреннән мәңге җуелмаячак нурлы көн иде…

Тэглар:

146

0