
14нче көн. Гөлсимә Зиннәтуллина. Печән ташыйбыз.
Печән ташыйбыз. Әнием абзар башында Печәнне алып тора. Әти биргән печәннәрне Тигезләп салып тора. Мин дә кулга тырма тотып, Тырышып печән җыям. Аз булса да ярдәм итсәм, Булмас димен һич зыян. Әнә бит абый печәнне Ташый да ташый һаман. Кипкән печән өсләренә Яңгыр яуса, бик яман. Әтием дә ашыктыра: "Болытлар күренә, - дип - Печәнебез кереп ятсын, Абзарның түренә",- дип.
167
0