14 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов "Туган нигез тәрәзәсе"
14 нче көн "Туган нигез тәрәзәсе" Таянган да тәрәз тупсасына, Мине сизми әнкәй, ни барлый? “ Ни хәл әни “дияр мизгелдә, Туктап калдым, торам тын алмый. Нидер сөйли, көйли авызыннан, Сыпрып куя маңгай сырларын. Өйгә салмак кына көй тарала, Моңы узып китә җырлавын: “Гомеркәем акты сулар кебек, Буразналар салды йөзләргә. Әле кичә кояшлы җәй иде, Кабат кереп барам көзләргә. Ничә көзләр каршыладым ялгыз, Тик беркайчан ялгыз булмадым. Олы бәхет булды тоеп яшәү, Көткән чакта кайтыр ул барын.” Тәгәрәде генә күз яшьләрем: Еш булса да, сирәк кайтыла. Вакыт җитми, җитми вакыт безгә, Дөнья йөген кирәк тартырга. Үпкә сүзен һич чыгармый әни, Күңелендә белмим ниләрдер. Әнкәйләрнең ни бар йөрәгендә, Бары Ходай гына беләдер. Кыяр- кыймас кына:”Әни” дидем, Иң башына кулым үрелде. ...Мендәрдәге күз яшьләрем белән, Иртәнге төш кинәт бүленде. 36 нчы бит #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
144
0