Каракош
Аның һәр җавабыннан соң ата белән ул серләрен тагын да эчкәрәк йотып, иркен сулап куя иде. Әмма беркөнне икесенең дә сулышы кысылып, эченә шөр йөгерде. - Һашия райунга җыена, духтырга, юллык акча бир, ди. Минҗамал сандыгы янәшәсенә тезләнгән иде, Рәхимҗан ыңгырып аңа ябырылды: - Бирмә! Җәяү тәпиләсен! -Эһе, малай, хак, - дип ата да кушылды. - Бирмә, юк акчабыз, диң. Доктор бер сылҗау гына, көч җыйган Карга аларны милициягә әләкләргә бара икән, ниһаять! - Алладан куркыгыз, диде ул. Кешенең аяклары шешкән, ничек җәяү унбиш чакрым тәпиләсен бахырым. Сезгә аның ни начарлыгы тиде соң? Дөнья булгач, әрләшеп-талашып та алгалыйсың. Атагызный суймаган ла ул анук дошман күрергә!
136
0