Күке төкереге

Күке төкереге

... Төннең калган өлешен ул көйсезләнеп үткәрде. Акъәнине уятмас өчен чоландагы сәкегә кереп яткан иде, төшләнеп бетте. /Йә кемдер аның аягыннан тарта, йә чеметә, йә күкрәген изеп муеныннан буа. Ә өстә һаман бер кара шәүлә тирбәлә... - Төсең качкан, балам, - диде Акъәни иртән чәй янында. - Чирләмисеңдер бит? - Баш авырта, узар әле, - диде кыз, әбисенең күзләренә карага оялып. - Мин ялымны тутырып бетермәм, эшкә чыгармын ахрысы. - Мәйлең, балам. Җыештыручы Рабига апаң сорашып торды, кайчан эшкә килә, ди. - Онык һич тә медпунктка барырга ашкынмый иде. Урамда очраган берсе җәллиячәк аны, тел белән әйтмәсә дә, карашы белән белгертәчәк. Гайбәт тынганчы үз почмагыңда посып утыру хәерлерәк булса да, эшкә җыенды. Ул бит Акъәни бишектән үк күңеленә салган догалардан ваз кичте, Акъәни төзегән ипле-җайлы дөньяны бутап ташлады, ниһаять, Акъәнине Карачутырга алмашҗырды. Нәфрәт бөтенесеннән дә көчлерәк иде, нәфрәт шайтанга да юл саптыра иде.

Тэглар:

157

0