#Әдәбимарафон 14 нче көн Зиннур Хөснияр
14 нче көн "Хур кызлары" Дөньяда Кыз бала дигән адашу-саташулар, абыну-сөртенүләр була… Такыр юлдан тәгәрәгән арба тәгәрмәче кебек, үз җаена келтер-келтер барган тормыш-хәят кайчак түмгәккә килеп эләгә дә сикереп куя, йә булмаса атылып ук китә; көтмәгәндә, кайгы ишелеп төшә, язмышның йомгак очы да чуала андый чакта. Зөбәйдәнең әтисе әйтмешли, тормышның көе китә. Әнисе аны үзенчә куәтли: «Югалган көйнең очын мәңге эзләп табармын димә…» Әйе… Табылган көең бер китсә, бик тә яман була икән. Тормышның көе Зөбәйдәнең әнисе Сәбилә ханым аркасында чуалды. Афәтнең очы шуннан башланды... 22 нче бит #ЗиннурХөснияр #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ӘдәбинәфисбасмаКазан #Таттелеком #44
148
0