14 нче көн Ләбиб Лерон "Каеш"
Озын сүзнең кыскасы, бер атна дигәндә, кулъязманың ахыргы ноктасына барып җиттем. Агай башыннан кичкәннәрен – ничек нефтьче һөнәрен сайлавын, нинди шартларда, тәгаен кемнәр белән эшләвен бәян иткән. Җөмләләре озын булса да, язганнары төзек, хисле, шигъри урыннары байтак – күренеп тора, монда нефтьче агайның шагыйрьлеге сизелә. Миңа кадәр берәрсенә укытып алдымы икән – хаталары да әллә ни күренмәде. Әмма кулъязманың бер кимчелеген таптым бит тәки. Шылтыратып, бу хакта үзенә дә әйттем: – Күренеп тора, үзеңнең тормышыңны язгансың. Балачак бар, мәхәббәт һәм яшьлек бар. Әмма...
150
0