13 нче көн Ләбиб Лерон "каеш"
Өйгә кайткач, тузынган булам үземчә, бәргәләнәм: – Кырык эшем кырык якта кырылып ята. Тегенең шигырьләрен, моның хикәяләрен карап чыгарга һаман җай юк, бусын ник алдым инде! – дип дулыйм. Хатыным хәлемә кермәсме, дип тә үземчә чәүчәләкләнүем инде бу. Аның исә кызганырга һич исәбендә юк – өзми дә куймый да: – Вәгъдә бирмәскә иде! “Юк” дияргә өйрән! – ди. Әйтүе җиңел ул, син бар, баш тартып кара! Үтенече булган кеше сине ныклап өйрәнеп, синең баш тартмасыңны белеп килә бит ул!
151
0