Зөләйха күзләрен ача

Зөләйха күзләрен ача

Таныша башладылар. Яшел эшләпә кигән озын буйлы ханым җисеменә туры килгән Изабелла икән. Аның әле атасының исеме дә үзе кебек озын булып чыкты һәм фамилиясе дә әйтеп булмый торган ике катлы. Зөләйха аларны исендә калдыра алмады. Һәр көн иртән Изабелла үзенең көмешләнгән чәч учмаларын биек итеп өеп куя. Кайчакларда яттан шигырьләр укый - шундый мәгънәле, гаҗәеп матур, тик аңлап кына булмый: әле русча, әле вагон тәгәрмәчләре кебек дөбер-дөбер килгән француз телендә. Беркайчан да бер үк шигырьне кабатламады. Бөтен вагон тыңлады. 172 нче бит

Тэглар:

154

0