
Мансур Шиһапов "Туган як чишмәләре"
Тормыш кысан. Яшәү алга дәшә. Күп юлларны ятим итмәдем. Дөнья кырындагы юлларда мин Хәстәрләдем хәләл икмәгем. Төрле җирдә төрле чишмә күрдем, Казылганын, таудан типкәнен. «Фазыл чишмәсе»дәй, мәхәббәттә Мәңге үлмәс җырга күчкәнен. Арып-талган чакта һәммәсенең Көмеш салкын суын татыдым. Тик берсе дә алар тәме белән Басалмады сусау ялкынын. И туган як! Чишмәләрең суын Эчкәч кенә бетте аруым. Алар шундый татлы, шифалылар, Әйтерсең лә әҗәл даруы.
Сылтамалар:
190
0