#Әдәбимарафон 14 нче көн. Шәмсия Җиһангирова
14 нче көн Шәмсия Җиһангирова * * * “Сөйгән ярың күрдек...” – дисез, Сүзегез дөрес түгел. – Мин сөйгәнне күргәнсездер, Мине сөйгәнне түгел. "Мин дә сөям, ул да....", диеп, Алданып яши күңел. Минем кемнедер сөюем – Мине сөяләр түгел. Бер сүз әйтәм, ышаныгыз! – Сүзем һич ялган түгел: Сине сөюләре мөһим, Синең сөюең түгел. #ШәмсияҖиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонд #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #44
131
0