14 нче көн Әльфия Юсупова «ГЕЛ ОЧРАДЫ ЯХШЫ КЕШЕЛӘР»
ГЕЛ ОЧРАДЫ ЯХШЫ КЕШЕЛӘР Бу тормышта минем юлларымда, Очрап торды яхшы кешеләр. Ниләр генә эшләр идең әгәр, Очрасалар начар ишеләр. Алар унбер миңа терәк булган, Авыр чакта ярдәм иткәннәр. Минем күңелемдә мәңгелеккә, Югалмаслык булып киткәннәр. Җиде ятлар алар булсалар да, Ярдәм кулын теләп суздылар. Берни көтми, өмет итмиечә, Туганнардан артык булдылар. Бик сирәге генә хәзер исән, Күпчелеге күптән юк инде. Төрле милләт алар булсалар да, Барыбызга Аллаһ бер иде. Һәр атна кич рәхмәтемне әйтеп, Дога укып искә аламын. Урыннары җәннәт түрләрендә Булсын диеп, теләп каламын.
151
0