14 нче көн Мөхәммәт Мәһдиев Кеше китә җыры кала

14 нче көн Мөхәммәт Мәһдиев Кеше китә җыры кала

Ташлытау станциясе булмаса, тормышны ничек алып барыр идең? Ташлытау станциясе – җирнең үзәге икән... Аннан башка тормыш, яшәеш мөмкин түгел икән... Авылдан берәү чыгып китсә – Ташлытауга. Авылга берәү кайтып керсә – Ташлытаудан. Көзге пычракта утыз алты пот бәрәңге заданиесен шундагы крахмал заводына илтеп тапшырасы. Бәрәңге тапшыру зур эш. Челтәрле үлчәүдә тавык йомыркасыннан кечерәк булган бәрәңге аска коела – анысы исәпләнми. Ат йөге белән килеп кергән күпер – үзе үлчәү. Имеш, карандаш салып караганнар, үлчәү сизгән. Язын ипиең бетсә, Ташлытауга барып я заготзернода, я типографиядә төнге сменада эшләргә мөмкин. Гәзит баса торган машинаны кулдан бер төн әйләндерсәң – бер бөтен түгәрәк ипи. Агитбригада килсә – Ташлытаудан. Әле көз башында гына килеп, мәктәптә сәхнә ясап, пыр туздырып тәнкыйтьләп киттеләр. Куян фермасын урман буена салдыру планына каршы килеп, су буена салдырган ферма мөдире Шәяхмәткә барыннан да катырак эләкте.

Тэглар:

118

0