14 нче көн "Кайда син халкым минем" Рифат Сәлах

14 нче көн "Кайда син халкым минем" Рифат Сәлах

Каргалый, Дәрдемәнд йөргән Юллардан бардым бүген. Эзләреңне эзлим синең, Кайда син, халкым минем? Бу мәчетләр төзелгәнгә Өч йөз ел үтеп киткән. Диннәре күңелләрдәдер, Телләре кайда икән? Кайда синең горурлыгың, Кайда соң динең, телең? Эзләреңне таптым, Үзең... Кайда син, халкым минем? Әллә гел юкка гынамы Түгелә каләм-карам. Үткәннәрең белән мин дә Үткәнгә китеп барам. Битарафлык күмде мәллә, Йөрәгем ялкын бүген. Үзең бар да, юк та кебек, Кайда син, халкым минем?

Тэглар:

189

0