Сиңа дигән җырым. Роза Хабибуллина

Сиңа дигән җырым. Роза Хабибуллина

14 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Сәлимә уйга калды... Әле сүзләр әйтелеп бетмәсә дә, тел төбе кая барганы ачык. Сузарга ярамый. Хәзер үк әйтергә кирәк... Менә хәзер берничә секундтан Сәлимәнең аңлатмасы барып җитеп, нәрсәдер хәл ителәчәк... Нәтиҗәсе озакламый билгеле булачак... "Сергей! Сиңа бер нәрсәне әйтергә телим..." Әңгәмәдәш кенә түгел икән, ниндидер җепләр, хисләр бәйли, ахры, аларны... Сәлимәнең хаты китте, йөрәге урыныннан купты! Җавап кыска булды:"Моя дорогая! За твою отвагу и честность я ещё больше полюбил тебя!" ... Бер гүзәл манзара күз алдында тора: зәңгәр океан ярындагы комлыкта дулкынландыргыч музыка фонында алыптай сынлы ир кеччкенә кызчыкны күккә чөя, сабый кычкырып көлә, әтисенең борынына үрелә дә умырып тота, әтисе исә, көлә-көлә, аны тагын да биеккә күтәрә! Алар янәшәсендә яланаяклы, алтынсу чәчле гүзәл хатын-кыз комда, аяк очларына басып, бөтерелеп, бәхет турында тылсымлы бию башкара. Бу - Сәлимә белән Сергей төшергән клип. Кызчык - Эвелина-Җәмилә. Бәхетләре мәңгелек булсын. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РозаХабибуллина #Сиңадигәнҗырым #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Миллионтатар #Лениногорскмарафончылары

162

0