14 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов “Халәтем  сулышын ишетәм"”

14 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов “Халәтем сулышын ишетәм"”

14 нче көн "Халәтем сулышын ишетәм" Бәхетле мин, диеп яшәп тә, Гомергә бәхетсез парлар бар. Бер үк су агымын кочса да, Күрешмәс, кавышмас ярлар бар. Бар җире җитеш кай кешенең Дөньядан ваз кичкән чагы бар. Көннәрнең күз чатнар карасы, Төннәрнең искиткеч агы бар. Балтасы суларга төшсә дә, Башларын имәгән җаннар бар. Киселгән телемнәр кипкәндә, Өметне үтермәс фаллар бар. Бик матур, күңелле затлар бар, Күкрәүгә азак бар. Мөбарәк сөюгә баш игән Иң татлы мәгыйшәт, газап бар. Дәрьяны ташытыр хисләр бар, Дөньяны колачлар уйлар бар. Халәтем сулышын ишетәм, Башкалар йә ничек уйларлар? 2019 нчы ел, 85 нче бит #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

154

0