Унөченче көн Фәнис Яруллин «Сагына-сагына» #Әдәбимарафон

Унөченче көн Фәнис Яруллин «Сагына-сагына» #Әдәбимарафон

13 нче көн Фәнис Яруллин «Син хаклы» #Әдәбимарафон Син нәрсә генә дисәң дә, Бәхәсләшмим, син хаклы; Минем яклаучыларым юк, Ә яшьлек синең яклы. Мәйданга чыгып җиңсәм дә, Узсам да җитез атны. «Син җиңелдең!» - дисең икән, Син булачаксың хаклы. Хәтта күрәләтә торып Кара дисәң дә акны - Син хаклы, чөнки яшьлегең Әлегә синең яклы. Синең яшьлек - синең көчең, Булсын гел синең яклы. Шул яклаучың ташламаса, Булырсың һәрчак хаклы. 2002нче ел .#әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АОТатмедиа #Таттелеком #44 #ФәнисЯруллин

Тэглар:

144

0