13 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов “Рәхиләгә”
13 нче көн "Рәхиләгә" Күз алдымда торган күләгән. Ул - синеке, синең бәхетең бит, Хакым бармы аны бүләргә?! Миңа булган олы хөрмәт-ихтирамы Бүген сокландырды күпләрне. Улың мине синең янәшәңә куеп, Синең биеклеккә күтәрде! «Арбасына төяп килгән йөкне» Уртак итик әле, Рәхилә. Барыр юлы булсын сикәлтәсез, Бәхет телик аңа, Рәхилә, Бәхет телик әйдә, Рәхилә. Мин теләрмен. Һәм дә син телә. Син бәхетле бүген, Рәхилә! 2019 нчы ел, 83 нче бит #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
159
0