#Әдәбимарафон 13 нче көн. Шәмсия Җиһангирова

#Әдәбимарафон 13 нче көн. Шәмсия Җиһангирова

13 нче көн Шәмсия Җиһангирова Бөдрәләтмә чәчең, бөдрәләтмә, – Бөдрә чәчләр авыр үрмәгә. Бәндәләрне Аллаһ китергәндер Бу дөньяга хәсрәт күрмәгә. Тартма күзләреңә сөрмә, тартма, – Күзләреңнең сере сүрелер. Ихлас, чиста җанлы бәндәләргә Җирдә яшәү җиңел түгелдер. Чулпыларың үрмә чәчкә кушып, – Чыңнарыннан башың әйләнер. Өзелеп сөйгән ярың ятлар алса, Йөрәгеңә хаста бәйләнер. Менмә йөгереп биек тау башына, – Сулышыңа ялкын кабыныр. Йөрәгеңдә дәртең сүнмәгәндә, Сөяр ярлар тагын табылыр. #ШәмсияҖиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонд #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #44

Тэглар:

153

0