
13 нче көн Шәмсия Җиһангирова "Кыйбла барлау"
Хәерлегә булсын! "Хәерле..."дип эш башлаган халкым Зур юлларга сәфәр чыкканда, Кызу урак өсте башланганда, Мәйданнарда бәйге тотканда. "Хәерле ..." - дип бала битен юган, "Хәерле..." - дип туйлар уздырган. - Шуңа күрә йөзе иман нурлы, Ә эшләре һәрчак уң булган. Ата=баба гадәте буенча, "Хәерле..." - дип башлыйк эшләрне, Хәерле таң, хәерле көн телик,, "Хәерле..." - дип көтик кичләрне. Хәерлегә булсын, кан-кардәшем, Сезнең кылган, кылачак гамәл. Гомерегез хәерледән булсын, Илтсен матур көннәргә кадәр!
137
0