Өч кыз
Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән. Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән. Тиен Кече кызга әйткән: — И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар,— дигән. Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.
138
0