Дәрҗия Аппакова «Кечкенә Бануның тарихы"
13 нче көн. Повесть. 26 нчы бит. «...Ял вакытында. Елга буен вак таллар каймалап алган. Көтүчеләр төшке ял вакытын шунда уздыралар. Зариф, таллар күләгәсенә сузылып ятты да: - Эх, көтүченең тормышы! - дип, тирән итеп сулап куйды. Сыерлар, сусыннарын кайтаргач, ухылдашып дымлы ком өстенә сузылып яттылар. Хафиз, аякларын суга тидереп, елга өстенә авып торган кәкре агач ботагына менеп утырды. Балалар да аның янына сыендылар. Бану аягы авыртуын хәзер генә сизде. Яра эченә тулган туфрак кан белән оешып каткан...»
148
0