Аида Хәйртдинова "Кышкы юл озын иде"

Аида Хәйртдинова "Кышкы юл озын иде"

13нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Зәнфирә белән күрешү Кәримәгә авыр тәэсир итте. Бүлмәсенә кереп бикләнгәч тә, чәчләрен йолкып елады. Сакалдан куркуы, берсүзсез аның ихтыярына буйсынуы өчен үзен әрләде. Беренче хис-тойгыларын шулай бушаткач, кинәт бик кадерле әйбере исенә төшкәндәй сискәнеп куйды. Зәнфирә белән сөйләшкәнен чыннан да күргән булса, Сакал аны минутында юк итәчәк бит!.. Ә болай, авылдашы, ахирәте, курсташы хәзер аның кайда икәнен белә. Ул кайту белән тиешле органнарга барысын да җиткерер, һәм тиздән Кәримәне эзләп табарлар... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АидаХәйртдинова #Кышкыюлозыниде #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

135

0