Илсөяр Иксанова - Аема

Илсөяр Иксанова - Аема

Ай калыкса — сагышларым арта, Йөзләремә куна айның төсе. Ай калыкса — күңелем сиңа тарта Аем диеп килә эндәшәсе. Аем минем, моңга тулган аем, Төннәремдә, зинһар, ташлап китмә, Аем минем, моңга тулган аем, Күкләремне минем айсыз итмә. Ай калыкса — әрнүләрем китә, Айның моңы җанны сара килеп. Ай калыкса — уйларымда тик син, Эндәшәсем килә аем диеп. Аем минем, моңга тулган аем, Хыялымны, зинһар, ташлап китмә. Аем минем, моңга тулган аем. Күңел күкләремне айсыз итмә.

Тэглар:

122

0