Күке төкереге
- Шикләнебрәк торабыз шул... Киленне күрше авылдан, бик бай йорттан төшерәбез. Бирнәгә ярты малын бирә атасы. Без хәерчеләргә ярап куяр иде аның ул малы. Ызбаны сипләтер иек, искерде әнәтерәк. Үземнең дә өстемә берәр җүнле кием бөтәйтәсе киләдерие. Соңгы ефәк күлмәгемне ач бугач Шәрәф базарга апчыгып сатып эчте. Туйга нәмә киярмен тагы. - Мин ары сине иыңлап тормыйм, Газзә. Кәҗәм саумаган, диде Акъәни. Бүтән чакта ул кешене сүзеннән бүлдерми иде. - Чыгам, хәзер чыгам, - хатын идән уртасына басып ашыга-ашыга тезде. - Туй чыгымнарын да кыз атасы каплый, яәник аракы да куя, иллә ул яктан рәхәт без хәерче халыкка. Кесәбездәге сукыр бер тиен дә кузгалмас. Сез генә эшне бозып ташламасагыз, Акъшни дим...
154
0