
Каракош
...Бәрәңге боламыгын Рәхимҗан су белән юдырды. - Һашияләрдә кемдер бар, атай! - Ке-кем? - Сибгатулла, буыла-буыла йөткереп. Бәрәңге кисәге тын юлына киткән иде. Малай дык-дык аның аркасын кыйнады. - Шудымы, атай? - Сукма, кабырганы сындырасың! Әй, Минҗамал, кем ул Каргаларда, белеш. - Ниндидер балаы хатын, хәерче чегән ахры. Алар хуҗасыз йортларны басарга мачтыр. Ата белән малайның йөзе кәгазь сыман агарган иде. Икесенең дә күзендә шик күләгәсе чайкалды. Әнкәсе күршеләреннән бәхет кошы тоткандай елмая-елмая йөгереп тә чыкты. Ул: - И-и, танымадыгызмы? Һашия кана! Әйттем лә, исән, дидем лә. Сеңлесеннән сөенеч алыйм, булмаса, - дип гөрләде, өстәл янындагы ике тораташны күрмәде. Ә алар чынлап та таш иде.
140
0