13нче көн. #әдәбимарафон2024
Эльмира Шарифуллина. ЯРЫЙ, ЯРАМЫЙ Ярамый турсаеп, Үпкәләп йөрергә. Кечкенә сәбәпне Зур итеп күрергә. Ярамый алдалау Ышанган кешеңне. Күпсенү, сүз итү Эшләгән эшеңне. Ярамый тавышың Күтәреп сөйләшү. Кемнеңдер уңышлы Эшеннән көнләшү. Ярамый төкерү Утка да, суга да. Бу таләп миңа да, Бу таләп сиңа да. Ярамый санламау, Санлашмау дус белән. Дөньябыз күңелле Намуслы эш белән. Ярамый һич кенә Китапны ертырга! Гаебең булмаса, Юк-бардан куркырга. Ярый тик яхшы эш, Гаделе, тигезе. Шул ярый, ярамый – Тормышның нигезе.
108
0