Айшанур Сабырлык дигән ачкыч.
Барлык ишекне дә ача Сабырлык дигән ачкыч. Сабырлыкны югалтмасаң, Югалмас ул ышаныч. Кызып китмә беркайчан, Сабыр булып кала бел. Авыр сүзләр әйтсәләр дә, Син тыелып кала бел. Әкрен генә сабырлыкның Ачкычын ал кулыңа. Һәрнәрсә ул вакытта Басар үз урынына.
Сылтамалар:
151
0