13 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов “Сулышыңда яшим”

13 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов “Сулышыңда яшим”

13 нче көн "Сулышыңда яшим" Нинди генә сүзләр юлласам да, Әни, синең өчен аз булыр. Беләсеңме икән, йөзләреңдә Шундый җылы, назлы яз нуры! Синдәй булып туу өчен җиргә Мең мәртәбә туу кирәктер. Чынлап әйтәм, әни, чын күңелдән, Синең кебек әни сирәктер. Син бит миңа олы киңәшче дә, Син бит миңа олуг үрнәк тә. Сөенечем булса, сиңа киләм, Сагыш килсә инде бигрәк тә. Син булганда, яшәүләре тәмле, Һәр киңәшең ихлас-риядан. Яшәт, берүк, Тәңрем, озак итеп Әни белән назлы дөньяда. Яшә әле, әни, озак яшә, Син бик кирәк безгә, бик кирәк. Мондый әни туа берәү генә, Мондый әни була бер, димәк! Синдәй әни юктыр,булмастыр ул, Син - фәрештә сыман изге зат. Гомер теләп яшим һәр минутым, Сулышыңда яшим мин сулап. Яшә әле озак, матур итеп, Безнең җылылыкка сыенып. Яшә әле, әни, озак-озак итеп, Бәхет-саулыкларга туенып. Тик шатлыклар сиңа юлдаш булсын, Борчылулар килә күрмәсен. Тынычлыкта гына яшә, берүк, Йөзләреңдә шатлык сүнмәсен! 34 нче бит #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

143

0