М. Юныс. " Юылган мәхәббәт". Хикәя.
13 нче көн #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рахманкуловның яңа фуражкасы чиркәү иконостасына ярарлык. Якаларда - ука, билдә, күкрәктә, җилкәләрдә дә тоташ ука. Яшь киленнәр агарткан җиз самовар шикелле, әллә кайдан ялтырап күренә иде ул . Өстәвенә - ботка бәрелеп торган офицер кортигы. Рәхәт, күңелле иде әле яңа училище бетергән яшь офицерга. Үзеңне бар тик берничә көнгә генә җиденче кат күктән төшкән фәрештә кебек хис итәсең. Шатлык эчкә сыймый. Гел җырлап кына йөрисе килә мондый чакларда. Погонсыз йөргән ир затларын Рахманкулов чын күңелдән кызгана иде. Погонсыз егетләр аңа тавыштан мәхрүм сандугач, канаты сынган карлыгач булып тоела иде. Аның иркендә булса, җир йөзендәге бөтен ир затына офицер чины биреп, һәммәсен дә бәхетле итәр иде Рахманкулов. Дөньядагы ирләр офицер булып беткәч, хатыннар да бик бәхетле булып тоела иде аңа ул чорда. Габдрахман Харьковтан туган авылы Караярга кайтып бара иде. Мәскәүгә кермичә, Пенза аркылы, Рузаевкада икенче бер поездга утырып та кайтып була иде Бөгелмәгә. Рахманкулов Мәскәүгә кереп күренеп чыгарга булды. Мәскәү дә күрсен аның яңа киемнәрен. Башкалада аны күрергә лаеклы кешеләр җитәрлектер әле. 143 нче бит
141
0