"Исеңә төшәрмен" Г.Зәйнәшева
Сызып ташлап мине хәтереңнән, Оныттым дип гомер итәрсең. Очрый калсам әгәр (ялгыш) урамнарда, Күрмәмешкә салышып китәрсең. Ә мин син йөрисе юл буенда, Гөлләр булып үрелеп үсәрмен. Я бер моңлы җырга әверелеп, Көн дә синең исеңә төшәрмен. Яшьлек хатабыздыр язмышыбыз, Ник яшибез аңа буйсынып?.. Гомер үтәр соңгы сулышкача, Бер-беребезне яшьрен юксынып. Ә мин син йөрисе юл буенда, Гөлләр булып үрелеп үсәрмен. Я бер моңлы җырга әверелеп, Көн дә синең исеңә төшәрмен. Сызып ташлап мине хәтереңнән, Оныттым дип, гомер итәрсең. Хәтрең белән түгел, бәгърең белән Барыбер мине һаман көтәрсең. Ә мин син йөрисе юл буенда, Гөлләр булып үрелеп үсәрмен. Я бер моңлы җырга әверелеп, Көн дә синең исеңә төшәрмен.
143
0