Зөләйха күзләрен ача
Казан. Үкчәле башмакларда ( ничек мондый үкчәләрдә егылып китмиләр!) - кызлар- туташлар; тычкан төсендәге шинельләрдә ( кызылармияче Игнатовныкы кебек) - хәрбиләр; ямаулар салынган пальтоларда - туңып калтырап торган хезмәткәрләр; зур киез итекләрдә - сумсалар сатып алучы апалар ( нинди тәмле ис таралган... ); агач чаналарга утыртып, шәлгә төреп, балаларны чана шуарга, һава суларга алып чыккан таза гәүдәле бала караучы хатыннар... Кулларында - папкалар, портфель, тубус, ридикюль, чәчәк бәйләмнәре, тортлар... 135 нче бит
141
0