13 нче көн "Мөгез"Рәмзия Габделхакова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
Мөгез. Имтияз күзләрен ачты. Башта ап-ак түшәмне күрде. Карашын сулга күчерде. Ул якта пәрдәсез ялангач тәрәзә, тәрәзә буена куелган өстәл шәйләнде. Күзләр күрә иде. Аннары колакларын сагайтып тынлыкны тыңлады. Колаклары аңа хыянәт итмәде, тынлыкның бәллүр савытын җимереп, дөньяның чуар авазлары килеп иреште. Урам ягыннан машина кычкырткан тавышлар ишетелде. Коридорны яңгыратып, авырткан башын чыңлатып, кемнеңдер үкчәле туфлиләре тык-тык басып үтте. Күзләр күрә, колаклар ишетә иде... Олпат гәүдәсе белән тар караватны тутырып яткан ир җиңел сулап куйды. Бу инде яшәргә өмет бар дигән сүз иде. Хәзер аяк-кулларны тикшереп карау кирәк. Имтияз сул аягын селкетте, уңын... Аяклар аны тыңлый иде. Чират кулларга җитте. Учларын йомарлады. Уң кул аны тыңлады. Сулы җавапсыз калды. Сул кулга баш мие җибәргән сигнал барып җитмәде. Ул хәрәкәтсез иде. Аллага шөкер, аяклар сизә, хәрәкәтләнә, уң кул аны тыңлый. Иң мөһиме, һәр әгъзаның падишасы булган зиһен югалмаган, баш эшли, уйлый. Бу дөньяда башсыз яшәп булмый, тормыш итәр, гомер кырын иңләр өчен акыл кирәк! Гомере булгач, менә кире кайтты. Югыйсә караңгылыкка очкан, «беттем!» дип уйлаган, шул уйдан бәгырен үкенү-үртәлү, ачыну хисе телеп алган иде. Хәтерендә үз аңында булган соңгы мизгелләре яңарды. Әкрен генә тирбәлеп, эчпошыргыч бертөрле җырын көйләп поезд бара. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Мөгез #Хикәя #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
163
0