13 нче көн (Зарипова Сәйдә 5 яшь) "Карлыгач" Габдулла Тукай
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын Оя итте минем сөйгән Карлыгачым. Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, Балчык берлән матур итеп оя ясый. Күп эшләде иренмичә; бара-бара Чыгарды ул матур-матур балалар да. Ачыксалар Карлыгачның балалары, Чебен-черки тотып кайта аналары. Карлыгачым ямьсез озын кара төндә Каты йоклый оясында, алмый тын да. Бер канатының астына тыга башын, Уянмый ул,— бөтен кеше тавышлансын. Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен, Төн буена нинди каты җил исмәсен,— Ни булса да, бары да бер аның өчен, — Уянмый ул, селкетми дә борын очын.
Сылтамалар:
168
0