13нче көн. Гөлсимә Зиннәтуллина. Җимлек эшләдек.

13нче көн. Гөлсимә Зиннәтуллина. Җимлек эшләдек.

Җимлек эшләдек. - Кышлар салкын, - ди апабыз, Кышлар өши тышта, - ди. Тук булсалар өшемәсләр, Ярма салыйк кышка, - ди. - Өйгә кайткач әтиегез Җимлек эшләп бирсен, - ди. Кышлар тизрәк үтеп китеп, Яз иртәрәк килсен! - ди. Өйгә кайткач әтиемнән Җимлек эшләттем кошка. Күп итеп ярмалар салып, Чыгарып элдек тышка. Карап тордым: күп тә тормый Җимгә кошлар җыелды. Сөенешеп ашадылар, Рәхмәт әйтеп сыемны!

Тэглар:

144

0