Рәмзия Кашапова "Җаным жәл түгел сиңа..."
Язгы җылы көннәрнең берсендә алдан әйтми-кисәтми генә Мәликәләргә бер хатын килеп керә. «Әти-әниең өйдәме? Миңа алар белән сөйләшергә кирәк иде», – ди ул ишекне ачкан кызга. Чит кеше тавышын ишетеп, түр яктан әнисе чыга. Кунакның нигә алар бусагасын атлап керүен сорап та тормыйча, аны өстәл янына чакыра, чәй куя. Сүздән элек – сый. Шәрыкта һәр йортта язылмаган кагыйдә бу. Йөрәге нидер сизенеп, Мәликә ашыгып бүлмәдән чыгып китә. Җәйге веранданың ачык тәрәзәсе аша өлкәннәрнең өзек-өзек ишетелгән сүзләрен аңларга тырыша. Аның башын ашарга йөрүе түгелдер бит бу хатынның?! Уйлаганың алга килә, диләр. Ни булганын аңларга өлгергәнче, Мәликәне күрше мәхәлләдәге бер егеткә ярәшеп тә куялар. Кияү буласы кеше инде институт тәмамлаган, археология буенча бер комиссиядә эшли икән. Күп балалы гаиләдә өлкән бала ди. Әти-әни теләгенә каршы төшү юк, Урта Азиядә – балалар кечкенәдән шулай тәрбияләнә. Сыкрануын эчкә яшереп, Мәликә дә ризалаша: бөтенләй диярлек белмәгән кешегә кияүгә чыга.
139
0