
Ләлә Сабирова "Бер уч борчак"
Гәүһәриягә бишек элгән көннән йорттан тынычлык качты. Хәер, «бала» сүзен Зарифның башта ук ишетәсе килмәде. – Син нәрсә! Яши дә башламаган килеш! Безгә башта йорт җиткерергә кирәк әле. Директор һаман искә төшереп тора, «мәктәп фатиры яшь белгечләр өчен ул», ди. Ә син бала дисең! Каян башыңа кереп утырды ул?! Андый чакта хатын җавап бирми, үз эченә бикләнеп тик йөри. Дөрес анысы, биш ел буена (шулкадәр вакыт узып киткән инде монда тора башлаганнарына!) Зарифның «йорт» дип сөйләнгәне юк иде. Нинди акчага җиткерсен аны? Җәмилә үзе кызык ул, мәктәптә артык эш килеп чыктымы, уйлап-нитеп тормый, беренче булып килеп ябыша. Кем декрет ялына китә, кем больничный ала, кемдер уку елы уртасында китеп үк бара... Кайчакта атнасына утыз алтышар сәгатькә җиткән чаклары да була – ике ставка дигән сүз бит ул! «Акча дип үләсең инде, – дип көлә Зариф. – Тормышның тәмен белеп яшәп калырга кирәк!» Үзе ул шул унике сәгатеннән арттырмый, алай да кичләтеп кенә көч- хәл белән кайтып егыла. Җәмилә:
158
0