Туфан Миңнуллин Шулай булды шул

Туфан Миңнуллин Шулай булды шул

Әнвәр. Сине өзелеп яраткан хатын-кызны бер тапкыр да кочаклап карама инде. Фирая. Кочаклар өчен яратырга кирәк. Мин аңа рәхмәтле. Әле дә ярый кочакларга үрелми. Мин белмим нишләр идем. Әнвәр. Әйе-е-е... Фирая. Мине кочаклаучы бар бит, Әнвәр. (Әнвәрнең кочагына сыена.) Әнвәр. Әй, минем кочаклавым да инде. Кысыр кочаклау. Фирая. Алай димә. Җаныңның җылысын тоям мин. Без синең белән яшьтәшләр булсак та, бертуган абыем кебек син. Әтисез үстем бит мин. Әти урынына абыем булды. Аның кочагында үстем. Ул да юк инде. Син калдың. Ходай сиңа озын гомер бирсен. Чиста кеше син. Әнвәр. Чиста калып булмый инде ул. Дөньясы пычрак булгач. Фирая. Гаепләмә дөньяны. Кешеләр пычратканга аның ни гаебе бар.

Тэглар:

128

0