Тургай

Тургай

Малайлар авызларыннан ни ычкынганын да чамалый алмас хәлгә төшеп шаулаштылар. Чөнки бу ышана торган хәл түгел иде. Авылда бер генә кешенең дә анда менгәнлеге турында сөйләгәннәре юк. Бу – Сабантуйда җиңү генә түгел, Тургайның үзен бөтен авылдан өстен итеп күрсәтүе иде. Моңа ышанасы да килми, ышанасы да килә, шул ук вакытта бу көнләштерә дә, ачуны да китерә иде. – Әле сез ышанмыйсызмыни?! – диде Тургай, күтәргән кулын төшереп. – Алайса, тапшыру бетте, каналны күчерәбез! Ул, авылга таба кырт борылып, юлдан кызу-кызу атлап китте. Малайлар аны бөтенесе төрле яклап килеп тоттылар. – Ышанабыз, ышанабыз, сөйлә генә! – диештеләр, ялварып. Сөйләүдән болай да көч-хәл белән генә тыелып торган Тургай тегеләрне юри үртәде. Йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыгарып, авырыксынып кына туктаган булды, уйга баткан кыяфәттә һавадагы болытларга карап торды. Бер үк вакытта әбисе дога укыгандагы кебек итеп, авыз эченнән «Лә иләһә илләллаһ» дигән сүзләрне кабатлады, ике мәртәбә башын иеп куйды. Малайлар, аның һәр хәрәкәтен йотып, Нух маңгае янындагы таш багана шикелле тораташ каттылар. Өсләрендә очып йөргән чебен-черкине куу да онытылды. җыермакчы булды.

Тэглар:

131

0