Әльфия Юсупова «Сын дуслар"
Аралашыр ,сөйләшерлек дуслар , Яннарыңда буа буарлык . Авыр булган чакта , Ярдәм кирәк чакта , Бармы икән янда булырлык , Ярдәм кулы шул чак сузарлык ? Дуслар арасында бармы икән Авырлыкны бергә бүлүче ?. Файдаң тимәс булса , Кирәк булмый калсаң , Булырмы соң хәлләр белүче , Яннарыңа чабып килүче? Дусларыңның нинди икәнлеге Авырлыклар килгәч беленә . Кемнәр синең белән , Кемгә кирәк түгел , Чын дуслыклар шунда сизелә , Сиңа булган караш күренә!
135
0