Фәнис Яруллин "Бүлэк итче"

Фәнис Яруллин "Бүлэк итче"

12нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Бер көнеңне бүләк итче миңа, Сорамыймын шуннан артыгын. Өр-яңадан терелеп китсен әле Үлеп бара торган шатлыгым. Шатлык учак бит ул, ә учакка Утын өстәп тору кирәкле. Учак сүнмәсен дип, өзеп-өзеп, Салып торам анда йөрәкне. Йөрәк инде өзелеп бетеп бара, Ягармындыр, ахры, җырларны. Ә ягарга җырларым да бетсә, Ни эшләргә калыр аннары? Бер көнеңне бүләк итче миңа, Синең нурың калсын өемдә. Кабызырмын аны кояш итеп Җанда кояш сүнгән көнемдә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФәнисЯруллин #Бүләкитче #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

131

0