Дәрҗия Аппакова «Кечкенә Бануның тарихы»
12 нче көн. Повесть. 6-7 нче битләр. «Идел буенда. Иделнең текә ярлары буена зур шәһәрләр һәм бик күп авыллар урнашкан. Тау башларындагы җил тегермәннәре, талпынып очып китәргә теләгәндәй, киң канатларын җәйгән. Иделнең буеннан-буена яшел урманнар сузылган. Бу урманнарның эчендә бик күп гөмбә үсә! Җылы яңгырдан соң куе урман эченә кереп, аяк астындагы кара җирне таяк белән бер генә тырнап җибәрәсең, әллә ничаклы нарат гөмбәсе килеп чыга. Шул арада урман тычканы йөгереп үтеп китә; кайчакларда каршыңа куян чабып килә дә, син барлыгын күргәч, утка баскандай читкә ыргыла! Кәк-күк! Кәк-күк! Кәк-күк! - дип күке кычкыра. Күке усал һәм хәйләкәр кош ул! Бану белән Габит бу кошның гадәтләрен яхшы беләләр...»
145
0