Әнгам Атнабаев
Минем йөрәк ничек ашалмасын, – Тимер булып тимер ашала. Үз өстеннән бик күп йөк уздырган Тимер рельслар да таушала. Күпме йөкләр узды бу йөрәктән, Күпме шатлык, хәсрәт кичердем. Тормыш миңа әле татлы ширбәт, Әле агулы су эчерде. Ширбәт суы миңа шифа булды, Уңай булды, Эшләсәм дә ул чак ни генә… Ә борчулар – йөрәк җепселләрен Тарттырдылар, Җиткерделәр соңгы чигенә. Кем белә бит, Ул җепселләр беркөн Тартылыр да, шартлап өзелер… Шул чагында Минем тирә-якка Шул шартлаудан чыккан Бары зыңлау чыңы сибелер… Күпме вакыткадыр… моң калыр…
107
0