
12 нче көн
#Фәузия Мөхәммәтова Һәр чорның үз матурлыгы – Бар да матур кыз чагында. «Әбиләрнең үз чуагы» Алтын көзләр кочагында. Күңел белән яшь калуның Булганга табигый сере – Күркәмлекне өсти генә Йөзгә иңгән көз төсмере. Төс-кыяфәт үзгәрсә дә, Үзгәрми күңел халәте – Яши белеп яши белсәң Һәр фасылның үз рәхәте... Аяк йөреп, күз күргәндә, Булганда кулның егәре, Фарыз гамәлләрне йөклик Дөнья йөгеннән өлгәре! Һәм әҗер-саваплар туплыйк Иңгә салып фарыз йөкне. Хәрәкәттә бәрәкәт дип Кайгыртыйк сәламәтлекне! Зарны-зар тудырыр сәбәп Йөрмәсен янәшәбездә. Бәхетле гомер кичереп Исән булыйк һәммәбез дә!..
Сылтамалар:
155
0