12 нче көн "Кыйбла барлау" Шәмсия Җиһангирова

12 нче көн "Кыйбла барлау" Шәмсия Җиһангирова

Мин йолдызлы күктән җиргә төштем. Мин йолдызлы күктән җиргә төштем… Күрәсезме, мин бит җир кызы! Күзләремә нурын алып төштем Күктәге иң якты йолдызның. Мин күкләрдә калган булыр идем, Төштә күреп җирдә чагымны. Күккә карап миңа күзен кыскан Җир егетен өзелеп сагындым! Мин сыендым аның куенына, Кайнар кочагында эредем… Йөрәгендә олы сөю йөрткән Йолдызы мин хәзер җиремнең! Күктә йолдыз булу җиңелрәк, Һәр төн ява йолдыз яңгыры… Башкаларны кабатламый гына Җирдә йолдыз булу – авыры!

Тэглар:

151

0