12 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов “ Әнием!" диеп, таңда уянам ”
12 нче көн "Әнием!" диеп, таңда уянам" Мине тапкансың, мине баккансың, Күпме төннәрең йокламый үткән. Мин әле һаман синең сабыең, Туган нигездән китсәм дә күптән. "Әнием!" диеп, таңда уянам, Һәр көнем үтә синең догада. Яшәүләр матур, җылы дөньясы, Янәшәбездә әни булганда. Һәрбер адымда, һәрбер сәгатьтә, Киңәшен кирәк, кыйммәтле димәк. Күңел һәрвакыт синең яныңда, Сөйләшми калган көнебез сирәк. Сусап кайтамын, китәм сагынып, Җылы назыңа, күңел языңа. Ятим баладай тоям үземне, Күрми торсам да, сине аз гына. "Әнием!" диеп, таңда уянам, Һәр көнем үтә синең догада Яшәүләр матур, җылы дөньясы, Янәшәбездә әни булганда. 33 нче бит #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
129
0