#Әдәбимарафон 12 нче көн. Шәмсия Җиһангирова

#Әдәбимарафон 12 нче көн. Шәмсия Җиһангирова

12 нче көн Шәмсия Җиһангирова * * *(Хәния Фәрхигә багышлап) ...Эчкән, имеш. Эчәрсең дә, җаным! Күрегез сез, күрче, заманны?! Яхшылыкны җиргә салып таптап, Күкләргә чөяләр яманны. Байлар капчык-капчык мал җыйганда Ул бит халкым диеп җан атты. Ихлас җаны, саф күңеле аша Җыр-моңнарын безгә таратты. Җырчылар күп. Әмма аның кебек Табып карагыз сез бүтәнне! Ходай биргән илаһи моң белән Ул халкымның данын күтәрде. Хәзер аңа дога гына кирәк! Сүз әйтмәгез актан, карадан... Ул үзе моң иде! Җаны аның Тоташ моңнан гына яралган. Эчкән, имеш... Мондый яман сүзне Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр! Дәрья сулар кичәргә дә әзер – Син дөньяда яши, син дөньяда яши, Син дөньяда яши, дисәләр!!! #ШәмсияҖиһангирова #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонд #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #44

Тэглар:

118

0