12 нче көн Рәзил Вәлиев Дисбе

12 нче көн Рәзил Вәлиев Дисбе

Бер көнем Кемнәр дошман, кемнәр дус соң миңа?... Буталып ла беттем дөньяда.. Чал карт булып, кич йокыга ятам, Сабый булып, таңда уянам. Яхшыларын, матурларын гына Җыеп куям җанга сүзләрнең. Һәр иртәне зәңгәр күккә баккач Зәңгәрләнә тагын күзләрем. Сәламләгән чакта кешеләрне Булмасын дип каты кулларым, Саф чишмәгә барам. Беләм чөнки Дорфалыкны аның юарын. Бусагадан сабый бала кебек Атлап китәм тәүге адымны Бөтен дөнья миңа көлеп карый, Бөтен дөнья миңа елмая.

Тэглар:

121

0